Бүген - 15 февральдә Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Моисеевага 102 яшь тулды.
Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов хөрмәтле ветеранны өенә барып, туган көне белән котладылар.
—Сезнең буын алдында без баш иябез. Ил азатлыгы өчен үз-үзегезне аямыйча көрәшүегез, сугыштан соңгы авыр еллардагы фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. Без сезгә сәламәтлек, имин көннәр телибез, — диде ветеранны туган көне белән котлап Петр Сергеевич.
Алексей Васильевич та Анна Ивановнаның яшь буын өчен үрнәк булуын ассызыклап, аңа патриотик рухның аеруча калкуланган чорында сезнең янәшәбездә булуыгыз безнең өчен бик мөһим, дип белдерде.