Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең йомгаклау утырышы булды

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген хакимият бинасының зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э.Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Р. Г. Гарифуллин, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән йомгаклау утырышы булды. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең 2024 елда башкарылган эше, Зәй районында һәм Зәй шәһәрендә башкарылган чаралар турында комиссия рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, 2024 елда район территориясендә юллардагы вәзгыять һәм аварияләр һәм 2025 елга бурычлар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р. Г. Гарифуллин, 2024 елда «Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» муниципаль максатчан программасының үтәлеше һәм 2025 елга юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең эш планы турында Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р. М. Хаҗипов, 2024 ел йомгаклары һәм 2025 елга планнар буенча мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау һәм үткәрелгән чаралар турында мәгариф идарәсе башлыгы Э.Р.Сәфәргалиев хәбәр итте. Зәй районында һәм Зәй шәһәрендә 2023/2024 елның кышкы чорында юлларны карап тоту эшләренең барышы турында «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй идарәсе баш инженеры Спиридонов А.А. һәм «Благострой» ҖЧҖ директоры Сабанов М. Л., авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча үткәрелә торган профилактик эшләр турында Кадер авыл җирлеге башлыгы Барсукова Л.Н. чыгыш ясадылар. Комиссиянең эше юлларны карап тотуга күзәтчелекне арттыруга, юл хәрәкәте иминлеге чараларын гамәлгә ашыруга, юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә, мәгариф учреждениеләрендә һәм шәһәр һәм район халкы арасында профилактик эшне оештыруга юнәлдерелгән. Комиссия утырышында бурычлар куелды һәм тиешле күрсәтмәләр бирелде. Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә уңай үзгәрешләргә бары тик райондагы барлык структураларның тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү культурасын тәрбияләүне балалар бакчасында ук башларга кирәк. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар арасында, шулай ук ата-аналар арасында профилактика эше даими контрольдә булырга тиеш. Моннан тыш, юл компанияләре җитәкчеләре өчен иң беренче чираттагы бурычларның берсе-кыш көне юлларны тиешле хәлдә тоту. Юлларда чисталык-куркынычсыз хәрәкәтнең нигезе ул. Утырышка Э.Э. Галиев йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International