11-16 февраль көннәрендә "Ялта-Зәй" спорт үзәге базасында студентлар арасында чаңгы ярышлары буенча Бөтенроссия ярышлары уза. Ярышларда илнең 22 югары уку йортыннан, шул исәптән Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетыннан 147 спортчы катнаша. 11 февральдә ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Россия чаңгы ярышлары Федерациясе Президенты Е.В. Вяльбе, район башлыгы Р. Г. Кәримов, Россиянең атказанган тренеры Г. А. Шлыкова, ТР чаңгы ярышлары Федерациясе вице-президенты А.В. Кашапов һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде. Бүген спортчылар классик стильдә ярыштылар. Кызлар арасында 5 км дистанциядә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Никитина Екатерина (Пенза өлк.), 2 урын - Евтягина Екатерина (Пенза өлк.), 3 урын - Пеклецова Алина (Пенза өлк.)Егетләр арасында 10 км дистанциядә: 1 урын - Родионов Никита (Пенза өлкәсе), 2 урын - Чертков Илья (Пермь крае, Чгафкис), 3 урын - Трегубов Илья (Пенза өлкәсе).