Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы А. Г. Кузюрин белән хушлашты

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы Кузюрин Алексей Геннадьевичны соңгы юлга озаттылар. Хәрби хезмәткәр СВО зонасында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган. Хушлашу панихидасы "Энергетик"мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р. Г.Кәримов, Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов һәм барлык зәйлеләр исеменнән һәлак булучының туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән район башлыгы урынбасары П. С. Уразайкин мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты, хәрби часть җитәкчелеге исеменнән шәһәр һәм район хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Алексей Геннадьевичны сонгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, аңа чәчәкләр салдылар. Алексей Кузюринны Мирный микрорайоны зиратына җирләделәр. Махсус хәрби операциядә катнашучы турында истәлек зәйлеләр күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International