Мирный бистәсендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре яңа ел маҗаралары оештырдылар. - Тамашаның үзәгендә мәхәббәт чыршы тирәли матур театрлаштырылган тамаша килгән тамашачыларның ихтибарын яулады.
Хөрмәтле зәйлеләр, шәһәребез кунаклары! Яңа ел бәйрәменең кабатланмас, бернәрсә белән дә чагыштыргысыз үз йөзе бар. Үтеп баручы ел белән хушлашу сагышы, Яңа елны каршы алу сөенече самимилек, эчкерсезлек атмосферасы бирә.
“Ел җитәкчесе” – “Зәй шикәре” ААҖ генераль директоры Шамил Минһаҗев; “Ел иганәчесе” – “СМП-Нефтегаз” ААҖ җитәкчесе Олег Шабалин; “Авыл хуҗалыгы тармагында ел предприятиесе” – “Восток” агрофирмасы;
30 декабрьдә саулыклары чикләнгән балалар янына кар бабай һәм кар кызы үзе килде. Аны район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “МТС” территориаль үзидарәсе оештырдылар. Алар балаларга тәмле ризыклар һәм бүләкләр өләште, аларның гаиләсенә бәхет һәм шатлыклар теләде, күңелләрен күтәрде.
27 декабрьдә 2004,2005,2006,2007,2008 елда туган яшь йөзүчеләр бассейнда үзләренең көчләрен сынадылар. Ярышта 49 укучы катнашты. Алар барысы да башлангыч әзерлек төркеменнән.
29 декабрь көнне, боз сараенада 2015 елга хисап җыелышы булып үтте. Билгеләнгән вакытка, бәйрәмчә бизәлгән боз сараена предприятие, оешма вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, шәһәр һәм район җитәкчеләре җыелды.
29 декабрьдә Мирный бистәсе урамнары буйлап кар бабай белән кар кызы үтеп баручыларны яңа ел белән котлады. Аны шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән территориаль үзидарә Советы оештырды.
Туган якны өйрәнү музеенда яңа елны каршы алу күренешен карарга 1 мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары килде. Алар зур кызыксыну белән төрле урман җәнлекләрен барладылар, уеннарда катнаштылар,җырладылар һәм биеделәр
Бүгенгө көндә Зәй районында тәүлегенә 58 тонна сөт җитештерелә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 8 тоннага артык. Соңгы 15 көндә сөт җитештерү 25 тоннага артты. Республика рейтингында район 15 урын били.
Яңа ел алдыннан “Яңа шәһәр” бистәсендә балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды. Алар 1/07 һәм 1/08 йортлары мәйданына куелды. Акчасы “Яңа шәһәр” территориаль үзидарәсе откан грант исәбеннән.