Быел Зәйдә күп сөт елы дип иглан ителде

2016 елның 4 гыйнвары, дүшәмбе

2016 ел Зәйдә сөт җитештерү елы дип иглан ителде. Алда торган бурычларны үтәр өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Биналар төзекләндерелгән, терлек азыгы җитәрлек, кадрлар үз урынында. Якын киләчәктә терлекчеләр алдында сөт җитештерүне тәүлегенә 100 тоннага җиткерергә дигән максат куелды. Хәзергесе көнгә районда тәүлегенә 60,1 тонна сөт җитештерелә, ә бер сыердан 13,7 килограмм сөт савып алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International