Зәйдә Мәүлид бәйрәме уздырдылар

2016 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда бүген ислам дине кануннары буенча Мәүлид кичәсе билгеләп үтелде. Район хакимияте тарафыннан оештырылучы әлеге чарада теләге булган һәркем катнаша алды. Анда Мәүлид бәйрәме уңаеннан аш уздырып дога кылу белән беррәттән, мөнәҗәтләр башкару, курай моңын тыңлау да мөмкин булды. Район башлыгы Разиф Кәримов барчасын да Мәүлид бәйрәме белән котлады, районда яшәүче төрле милләт халыкларының дини бәйрәм-йолаларын хөрмәтләп, дус-тату яшәү мөһимлегенә тукталды. Бәйрәмгә Балтач, Чирмешән, Алексеевск районыннан хәзрәтләр килгән иде. Иң дәрәҗәле кунак Балтач районы имам –хатибы, республика диния назәрәтенең казые Җәлил хәзрәт Фазлыев иде. Мәҗлестә барлык район мөселманнары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International