"Күңелле стратлар"

2016 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе
Зәйнең 7нче мәктәбендә "Күңелле стратлар" буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия Спартакиадасының төбәк этабы оештырылды. Биредә Алабуга, Мамадыш, Сарман, Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Зәйдән ярышларның муниципаль өлешендә җиңү яулаган командалар катнашты. -Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында әле "Күңелле Стратлар" ярышлары республикада беренче мәртәбә оештырыла. Зәйдә үтүче төбәк ярышында 5-6 сыйныф укучыларыннан торган ун кешелек командалар 8 төрле ярышларда көч сынашты. Зәй данын муниципаль турда беренче урын алган 4нче мәктәп командасы яклады.Ярышларны Зәй Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм республика мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Жанна Соркина ачып җибәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International