Яшь хоккейчылар үзләрен ныклыкка тикшерәләр

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

13 январьда “Яшьлек” боз сараенда 2003 елда туган спортчылар өчен республика беренчелегенә хоккей буенча календарь уеннары булып үтте. Анда Зәйдән “Яшьлек” һәм Бөгелмә шәһәреннән “Арслан” командалары уйнады. Нәтиҗә 6:3 “Яшьлек” командасы файдасына тәмамланды. Шул ук көнне Азнакай шәһәре боз сараенда 2005-2006 елгы яшь хоккейчыларның “Алтын алка” призына республика беренчелегенә ярышлар булды. Финал ярышларына Зәй, Азнакай һәм Бөгелмә шәһәрләре командалары чыкты. 16 -17 январь көннәрендә Зәй һәм Можга шәһәрләре хоккей командалары арасында 2007=2008 елгы нәни хоккейчылар арасында иптәшләрчә очрашу үтте. Уен 7:6, 4:1 исәбе белән Зәй хоккейчылары җиңүе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International