“Крещение кичендә" искиткеч халык җыелды безгә!

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Туган якны өйрәнү музеенда шундый исем астында бәйрәм киче үткәрелде. Анда 1 мәктәпнең 4 сыйныф укучылары катнашты. Балаларга Н.В. Гогольның “ Вечера на хуторе Диканьки” дигән әсәреннән мультфильм күрсәтелде. Аннан балаларга әлеге бәйрәмнең эчтәлеген сөйләделәр. Катнашучылар халык йолалары турында йотлыгып тыңладылар, чөнки әлеге халык традицияләрен тормышка ашыру бик мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Хәзерге вакытта барлык халыкларның тормышы бик нык үзгәрде һәм алар турында бик аз беләбез. Ә бит халык бәйрәмнәре – игелек, матурлык һәм акыл белән сугарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International