Зәйнең “Триумфаль аркасында” эш кайный

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Шәһәрнең төп юл кичүендә бетон эшләренең яртысы эшләнеп беткән инде. Соңгы тапкыр биргән мәглүматлардан соң шәһәрнең тарихи төзелешендә күп кенә үзгәрешләр булган. Юл кичүенең скелеттан зур бер могҗизага әйләнүе кызыксыну уята. Элек бетон көтеп ятучы арматуралар урынына бетон баганалар тора. Казылган җир урынында тигез туфрак катламы язның җылы нурларын көтеп ята, чөнки яз көнне анда чирәм чәчеләчәк. Эш ял көннәре дә дәвам итә. Яңа ел каникуллары вакытында да төзелеш 4 көнгә генә тукталып торды. Бөтен көч октябрь аена юл кичүен файдалануга тапшыру. Күпер баганалары җир астында 17,5 метрда булса, җир өстендә алар 9,5 метр биеклектә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International