Районда 17033 эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 4407 савым сыеры. Тулаем савым 1890 тоннага җиткән, үткән ел белән чагыштырганда үсеш 12 процент тәшкил итә. Артым 205 тонна – 8% арткан. Ел башыннан 375 бозау алынган, 14 баш үлгән. Үлем-китем 60 процентка кимегән. Район хуҗалыкларында тәүлегенә 62 тонна сөт җитештерелә. Бу үткән ел белән чагыштырганда 6,5 тоннага артыграк. Бер сыерга тәүлегенә 13,8 кг. сөт савыла. Республика рейтингында район 12 урында тора. Хезмәт хакы түләү, хуҗалыкларга вак-төяк кирәк-яраклар алу, техникага запас частьләр кайтару бүгенге көндә сөт һәм ит җитештерү белән бәйле. Ел башыннан хуҗалыклар 1758 тонна сөт саткан, ул 38 млн. сум тәшкил итә. Сөтнең уртача бәясе 21 сум 80 тиен.