Мирный бистәсендә сәнгатьле укучылар бәйгесе

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

2 февральдә Мирный бистәсендә 5 мәктәп укучылары арасында сәнгатьле укучылар бәйгесе үтте. Ул туган тел көненә, Муса Җәлилнең туган көненә 110 елга багышланды. Бәйгедә алып баручылар Муса Җәлил турында һәм Халыкара туган тел көненең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. 1-4 сыйныф укучылары арасында сәнгатьле уку бәйрәме үтте. Катнашучылар сугыш темасын тулысы белән ачтылар, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Катнашучылар арасында бигрәк тә Эльвина Мингазова үзенгең сәнгатьле укуы белән шаккатырды. Җиңүчеләр рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Бәйгедә барлыгы 30 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International