Үзәк китапханәдә герой – шагыйрьне искә алдылар

2016 елның 13 феврале, шимбә

Үзәк китапханәдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 яшьлегенә багышланган әдәби- музыкаль кичә үтте. Кичәдә “Надежда” һәм “Вдохновение” оешмалары катнашты. Кичәдә Рафаэль Мостафинның “Герой-шагыйрь эзләреннән” дигән китабыннан документаль кадрлар күрсәтелде. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International