Кырыгынчы армия. Әфган.

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Туган якны өйрәнү музеенда әфган сугышында катнашкан сугыш ветераннары белән очрашу үтте. Анда Хасметдинов Наиль Сабирҗанович, Шалапаев Николай Алексеевич, Таулы Карабахта тынычлык өчен бәрелешләрдә катнашкан Еремин Александр Иванович, Виноградов Виктор Владимирович һәм чик сакчысы ветераны Максеев Анатолий Михайлович катнашты. Алар һәрберсе үзләренең иптәшләре һәм сугышта булган маҗаралы хәлләр турында сөйләде. Сугыштан соң чорда да анда булган мәхшәрне онытып булмый, бик еш йокысыз төннәр үткәрергә туры килгәнен сөйләделәр ветераннар. Музей белән аларның мөнәсәбәтләре бик якын, чөнки музейда һәрбер сугышта катнашкан якташларның мәгълүматлары тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International