Район хуҗалыклары остаханәләрендә авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү зур күләмдә алып барыла. Бүгенгесе көнгә 151 трактордан 45 проценты ремонтланган. Март азагына язгы чәчүдә катнашырга тиешле техника әзерлек сызыгына куелырга тиеш.