Яз бәйрәме белән котлаулар башланды

2016 елның 5 марты, шимбә

4 март көнне шәһәр мәдәният йортында Мирный бистәсенең 6 сыйныф укучылары сыйныфта укучы кызларны һәм укытучыларын яз бәйрәме белән котладылар. Котлаудан кала егетләр бәйрәм программасы да әзерләгәннәр. Алар командаларга бүленеп төрле бәйгеләр үткәрделәр- төймә тегү, бәрәңге әрчү, төрле спорт уеннары катнашучыларны активлаштырды, аларның кәефен күтәрде. Шулай ук бәгедә котлау открыткасы бүләк итү дә каралган иде. Катнашучыларның күңеленә әлеге бәйге бигрәк тә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International