Бүген, хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә коррупциягә каршы комиссия утырышы үтте. Аның эшендә комиссиянең 2015 елда эшләгән эшенә хисап, 2015 елда бюджет учрежденияләренең финанс-хуҗалык эшен тикшерү нәтиҗәләре буенча хисап палатасы доклады, контракт буенча хезмәт бүлеге эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Көн тәртибенә кертелгән сораулар буенча карар кабул ителде.