Туган якны өйрәнү музеенда 3 март көнне ветераннар җыелды. Алар 1 мәктәпнең 8 сыйныф кучылары белән очраштылар. Анда Сталинград сугышында катнашкан Леонид Мачтаков, шәһәр хәрби комиссары Айрат Аглямзянов, ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин, эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров һәм аның иптәше Николай Краснов килгәннәр иде. Алар Бөек Ватан һәм Афган сугышында булган хатирәләре белән уртаклаштылар. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча киңәштеләр.