Хөрмәтле җитәкчеләр! 24 март көнне Казан шәһәрендә җитәкчеләр өчен “Регионнар. Франчайзинг.” Темасына форум-күргәзмә үтәчәк. Чара эшмәкәрләрнең үсеше һәм регионнарның базар сорауларына җавап бирерлек итеп эшләве мәсьәләләренә багышлана. ОештыручыларТатарстан республикасы һәм Россия хөкемәте франчайзинг ассоцияциясе һәм аларның партнерлары. Форум эшендә әлеге темага зур күргәзмә күрсәтеләчәк. Ул төрле сферада эшләүчеләр өчен дә кулай булачак, чөнки анда азык-төлек, медицина, коммуникация, төзелеш темалары чагылдырылачак. Әлбәттә, төп өлешендә төрле белгечләр катнашында конференция булачак. Форум: Казан шәһәре, Фатых Әмирхан урамы -1 “Ривьера” кунакханәсе. Тел. (499) 605-07-05