Казанга татар авыллары эшкуарлары җыелды

2016 елның 18 марты, җомга
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үткәрүче җыенга Россия Федерациясенең 36 төбәгенең, шул исәптән Татарстанның кече бизнес һәм фермерлык хуҗалыкларыннан 650 вәкил килде. Зәйдән анда Югары Мәлем һәм Туңылҗа авыллары эшкуарлары Фаяз Хәкимуллин белән Николай Селеверстов катнаша. Делегатлар Теләче муниципаль районына сәфәр чыгып, анда авыл эшкуарлары тәҗрибәсе белән таныштылар. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Гөлназ Шәйхинең “Сыналганнар сынатмый” дип аталган китабын тәкъдим итү чарасы һәм Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Күрәсем килгән иде...” мелодрамасын караячаклар.18 мартта “Корстон” комплексында илебезнең хәләл продукция һәм халык һөнәрчелеге товарлары җитештерүчеләре күргәзмә-ярминкәсе белән танышачаклар, “Казан” милли мәдәният үзәгендә семинар-укуда катнашачаклар. Рәзимә Кашапова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International