Бүген Зәйдә “Эш бирүче. Аның хокуклары һәм бурычлары” дип аталган семинар узды

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Зәйдә предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр өчен мәшгульлек үзәге “Эш бирүче. Аның хокуклары һәм бурычлары” дип аталган семинар-киңәшмә үткәрде. Анда эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү, вакансияләр белән эшләү, халыкның хезмәт мобильлелеген күтәрү чаралары, шулай ук 2016 ел декларация кампаниясе һәм салым хезмәтенең электрон сервислары турында мәсьәләләр тикшерелде. Мондый киңәшмәләр Зәйдә ел саен уздырыла. Аның максаты – җитәкчеләргә хезмәт белән бәйле законнарны аңлату, әлбәттә, шәһәр-районда эшсезләр санын киметү. Бүгенге көнгә мәшгульлек үзәгендә 310 кеше исәптә тора, эшсезлек дәрәҗәсе – 1,1 процент. Киәшмәне район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Николай Шамионов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International