Зәйдә чәчү мәйданнары артты

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Зәйдә көзге культураларны һәм күпъеллык үләннәрне (4400 га.) ашлау(12500 га.) тәмамланды, шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр. Арпа чәчүгә старт инде 12 апрельдә үк бирелгән иде. Шимбә көнне “Зәй” агрофирмасы хезмәтчәннәре шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр. Районда әлеге чәчүлек 12500 гектарны биләячәк. Атна башыннан зяб тырмалау 30240 гектарда (50%), бөртекле культуралар 3800 гектарда, арпа 2800 гектарда, бер еллык үлән 800 гектарда, шикәр чөгендере 200 гектарда башкарылды. Республика буенча безнең район икенче урында тора. Язгы чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен барлык мөмкинлекләрдә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International