16 апрельдән республикада игелек атнасы старт алган иде. Аның кыссаларында “Игелек атнасы – игелекле эшләр#мәрхәмәтле Татарстан” – дигән акция башланды. 19 апрель көнне “Шатлык” сәләмәтләндерү үзәгендә “Кызлар” клубына йөрүчеләр “А зори здесь тихие” – дип исемләнгән кино карадылар һәм аның эчтәлеге буенча әңгемә алып бардылар. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында җиңүгә 71 ел тулган көннәрдә үткәрелүе бик тә истәлекле.