Сугыш ветераннарын котлау дәвам итә

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Киң җәмәгатьчелек сугыш ветераннарын котлауны башлап җибәрде. Бу көннәрдә ветераннар Советы һәм “Центральный” территориаль үзидарә җитәкчеләре Марсель Хузин һәм Римма Никифорова сугыш ветераны, Япон сугышында катнашкан Габдулла Шагиевны котладылар. Аңа 92 яшь. Ул район һәм шәһәр яңалыклары белән кызыксына, республикада булган яңалыкларга да битараф түгел. “Сезнең нинди проблемаларыгыз бар?”-дигән сорауга, ул “Минем хәзер бернинди дә проблемаларым юк, сугыштан соң авыр иде”-дип җавап бирде. Аны 9 май көнне үткәрелә торган митингка чакырдылар һәм ул бик теләп оиза булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International