Чираттагы «Гаилә дәресе» 2016 нче елның 12 маенда Зәй шәһәренең 3 мәктәбендә ГХАТ бүлегенең мөдире Гөлфия Вәлишина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде.
11 майда физкультура савыктыру үзәгендә “Өченче яшь” дип аталган өлкәннәр Спартакиадасының 1 туры үтте. Ул Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланды. Спартакиадада 60 кеше катнашты.
Зәй “Яшелләндерү” ширкәте быел шәһәрне чәчкәгә күмәргә җыена. Шәһәрнең төрле почмакларында 100 меңгә якын чәчкә утыртыла. Аның төп өлеше май ахырында утыртыла һәм июнь аенда дщвам ителә, чөнки ул вакытта җир җылына төшә.
15 апрельдән 15 майга кадәр “Яшь сайлаучылар көне” үтә. Әлеге чара кыссаларында күптән түгел “Сайлаулар балалар күзлегеннән” дип исемләнгән рәсем бәйгесе үтте. Анда 1-6 сыйныф укучылары катнашты.
“СМП – Нефтегаз” акционерлык җәмгыятенең “ЯЗ” игелеклелек Татарстан региональ оешмасы мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен иҗат фестивале үткәрә.
Зәй муниципаль районында 200 нче бала тууы теркәлде. Ул 2016 нчы елның 30 апрелендә Зәй шәһәрендә туган Мингалеев Ринат Рөстәм улы. Ринат әтисе Рөстәм Рәлиф улының һәм әнисе Людмила Юрий кызының икенче баласы.
Бу атанада язгы чәчү тәмаланачак. 12 майга 49 мең гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылган. Бу планга карата 97 процент тәшкил итә. Игенчеләребез соңгы гетарларда язгы бодай, шикәр чөгендере, күпеллык үлән, кукуруз чәчәләр.
11 майда 4 мәктәптә бертөркем мәгариф оешмалары җитәкчәләренә тантаналы рәвештә “Мәгарифтә менеджмент” дипломнары тапшырдылар. Алар районда 58 кеше һәм барысы да мәгариф өлкәсендәге менеджмент сферасын алып бару буенча хокук алдылар.
Май ялларында сусаклагычның уң як яр буйлары гөр килеп торды. Зәй елгасы яр буйлары чиста булсын өчен оештырылган экологик акцияне эшмәкәр Айбулат Таҗиев финанслады.