ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Бүген хакимиятнең кече залында шәһәр Советының яшьләр эшләре һәм социаль политикасы, мәгариф, сәләмәтлек саклау һәм мәдәният эшләре даими комиссиясенең берләштерелгән утырышы булды.

16 май көнне “Ялта-Зәй” чаңгы үзәгендә Татарстан республикасы чаңгы Федерациясенең йомгаклау конференциясе узды. Аны Татарстан чаңгы Федерациясе Президенты Илшат Фәрдиев һәм Татарстан спорт һәм яшьләр эшләре Министры урынбасары Халил Шәйхетдинов җитәкләде.


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

14 май көнне Карабаш эшчеләр поселогында “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең волейбол буенча беренчелеге үтте. Анда 7 команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча зәйлеләр беренче урынны яуладылар.

14 май көнне Зәй районында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмендә үрнәк гаиләләр Габидуллиннар, Хасаншинлар, Бывальцевлар, Шарафеевлар һәм Шарифиевлар катнашты. Гаиләләр үзләренең талантларын, төрле ситуациядән оста чыгуларын, зирәк тәрбияче булуларын күрсәттеләр.

13 майда музейда борынгы князь Йосыповлар нәселе вәкиле Рәйсә Әхтәм кызы Мартынова белән очрашу үтте. Аның белән беренче очрашу 2005 елда үткән иде. Инде менә ничә еллап музей алар белән элемтәне өзми, киресенчә аралар ныгый гына бара.

13 майда Мирный бистәсе мәдәният йортында Бөтендөнья гаилә бәйрәменә багышланган чара үткәрелде. Анда “Үрнәк гаилә” исемле уен программасы тәкдим ителде һәм җырчылар биючеләр катнашты.


13
май, 2016 ел
җомга
Бүген Зәйдә бер очтан ике юбилярны котладылар. Аның берсе Зәй шәһәреннән булса икенчесе Чыбыклы авылыннан булды. Алар: Ахмәтҗанова Мәсния Габдулла кызы һәм Ильясова Гайшә Зарип кызы. Аларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм ветераннар Советы җитәкчесе Марсель Хузин катнаштылар.

Бүген Зәйнең Баныкин урамында район җитәкчелеге катнашында ветеринар пункт ачылды. Ветпункт йорт хайваннарын диагностикалау һәм дәвалау өчен барлык кирәк яраклар белән җиһазланган.

Зәй районы игенчеләре республикада беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен төгәлләде. 27,8 мең гектарда бөртекле культуралар чәчелде. Шул исәптән: 13,8 мең гектарда язгы бодай, 11,3 мең гектарда арпа, 2,0 мең гектарда бөртеккә кукуруз, азык үләне 12,6 мең гектарда, шикәр чөгендере 12,3 мең гектарды чәчелде.

12 май көнне Зәй хезмәт белән тәэмин итү үзәгендә “Буш хезмәт урыны ярминкәсе” үтте. Чарада “Таттелеком” оешмасы вәкилләре дә бар иде. Эшсез калган зәйлеләргә 15 хезмәт урыны тәкъдим ителде. Ярминкә нәтиҗәсе буенча 30 кеше киңәшмә алды, 4 кеше эшкә юллама алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International