Бүген шәһәр мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары өчен “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукы” дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. Анда шәһәр Советы депутатлары да катнашты.
Зәй районы чәчүгә беренчеләрдән чыгып, аны беренчеләрдән булып тәмамлады. Тулаем алганда, район кыр эшләре буенча, башка районнар белән чагыштырганда, 10-15 көн алдан бара. Моның нәтиҗәсе буларак, бүген “Восток” агрофирмасының “Тукай” бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләүгә дә керештеләр.
Һәр елны 18 май көнне дөньяда халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне барлык музейларда иртәдән кичкә кадәр кеше саны кимеми, киресенчә артканнан арта бара. Барлык экспонатлар да күргәзмә залларын бизәп балкып тора, ә музей хезмәткәрләре һәрвакыттагыча кызыклы итеп алар турында сөйли
Үткән шимбәдә “Йолдызлык” сәләмәтләндерү лагерында Зәй электр станциясе яшьләре форумы үтте. Программада: форумны тантаналы ачу, түгәрәк өстәл, төрле бәйгеләр һәм уеннар каралган иде.
17 майда шәһәр мәдәният йортында наркотикларга каршы анкета сорауларына җавап бирделәр. Анкета үткәрү яшьләр өчен бик тә кирәкле чара, чөнки ул куркыныч астында торган төркемнәр өчен профилактика чарларының бер этапы булып тора.
17 май көнне Республика программасы буенча төзекләндерелгән Кадер мәдәният йортында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм Кадер җирлеге башлыгы Римма Зайцева катнашында район мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе үтте.
16 майда Бөтендөнья СПИД тан үлүчеләр истәлеге көненә карата “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Альтернатива” яшьләр клубы белән берлектә “Уйланырга урын бар” исемле профилактик чара үтте.
Бүген, хакимиятнең кече залында республика “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге төзелде. Ул Зәй районы территориясендә халык йолаларын һәм традицияләрен саклау һәм үстерү һәм шул юнәлештә төрле чаралар үткәреп яшьләрне тәрбияләүгә үзләреннән өлеш кертү.
Казанда җиңел атлетика буенча “Үзеңне сына!” дигән лозунг астында марафон үтте. Анда 38 илдән 9 мең кеше катнашты, шул исәптән Германия, Англия, Латвия, Эстония, Чехия илләреннән дә вәкилләр бар иде.
14 майда 7 мәктәп спорт мәйданында җиңел атлетика буенча район беренчелегенә “Сәләмәтлек” спартакиадасы исәбенә авыл җирлекләре буенча район беренчелеге үтте. Анда 120 кеше катнашты. Нәтиҗәләр буенча 1 урында Шепкә, 2 нче урында Чыбыклы, 3 урында Сәвәләй командалары.