13 майда музейда борынгы князь Йосыповлар нәселе вәкиле Рәйсә Әхтәм кызы Мартынова белән очрашу үтте. Аның белән беренче очрашу 2005 елда үткән иде. Инде менә ничә еллап музей алар белән элемтәне өзми, киресенчә аралар ныгый гына бара. Инде менә тагын алар белән очрашу зур тантана төсен алды һәм киләчәккә истәлек булып сакланачак. Аны исбат итеп алар алып килгән күргәзмә дә бик эчтәлекле һәм бай булды.