Бүген, хакимиятнең кече залында республика “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге төзелде. Ул Зәй районы территориясендә халык йолаларын һәм традицияләрен саклау һәм үстерү һәм шул юнәлештә төрле чаралар үткәреп яшьләрне тәрбияләүгә үзләреннән өлеш кертү. “Ак калфак” оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе итеп Имәнлебаш авыл мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова сайланды.