Александр Сергеевич Пушкинның тууына 217 ел уңаеннан 7 июнь көнне Т.Ялчыгол скверында Үзәк китапханә хезмәткәрләре әдәби чара үткәрделәр. Яшь укучыларыбызга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында әңгәмә уткәрелде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Нәни укучыларыбыз Пушкин әкиятләрен яхшы белүләрен курсәттеләр. Бәйрәм китапханәдә дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп “Балыкчы һәм балык турында әкият” дигән мультфильм карадылар. Иң актив катнашучыларга зур булмаган бүләкләр тапшырылды.