Музей хәбәрләреннән репортаж. «Яраткан мультгеройлар»

2016 елның 10 июне, җомга

Мультфильм – хәрбер кешенең язмышы һәм тормышы аша үткән бер якты хәтирә. Без барыбыз да мультфильмнарны яратып, карап үстек. Шуңа балалар өчен ул тормыш рәвеше. 9 июньдә шәһәребезнең 3 мәктәбендә мәктәп яны лагерында йөрүчеләр өчен “Яраткан мультгеройлар” исемле викторина үткәрелде. Чара барышында балалар 2 командага бүленделәр- “Куяннар” һәм “Төлкеләр”, аларга 5 бирем бирелде. Һәрбер дөрес җавап өчен команда смайликлар алды. Чара азагында смайликларны санап җиңүчене билгеләделәр. Аларның саны бертигез булды, димәк дуслык җиңде. Чара азагында катнашучылар мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International