14 нче июендә «Новый Зай» редакциясе коллективы Р.Ш.Фәрдиев исемендәге паркта йөгерү буенча ачык тренировкалар акциясе үткәрә. Йөгерүне халыкара һәм Россия ярышлары җиңүчесе, җиңел атлетика буенча спорт мастеры, зур күләмле ярышларга әзерләүче тренер Валерий Лисов җитәкләячәк. Бу акция Зәйдә игълан ителгән спорт һәм сәламәт яшәү елы булуын хуплап үткәрелә. «Новый Зай» редакциясе бу акциядә тулы составы белән катнашырга җыена, сезнең дә актив катнашуыгыз сорала. Җыелу урыны 14 июендә 17.30 сәгатьтә Р.Ш.Фәрдиев паркында.