Зәй районында күпьеллык үләннәрне икенче кат чабуга керештеләр

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

25 июньдә Зәйдә күпьеллыкларны икенче кат чабуга керештеләр. Әлеге эш “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә һәм “Восток” агрофирмасында алып барыла. Бу көннәрдә күпьеллыкларны икенче кат чабуга башка агрофирмалар да керешәчәк. Район буенча барлыгы 5600 тонна печән әзерләнде, 47 мең тонна сенаж салынды. Корткычлар, авырулар, чүп үләннәренә каршы да эш алып барыла, чөгендер исә бишенче кат эшкәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International