Бохарайда нинди бәйрәм узды?

2016 елның 24 июне, җомга

Бохарайда дүрт күпфатирлы йортны нефтьчеләр төзекләндереп, авыл җирлеге балансына тапшырды. Аларның кара-каршы итеп салынган икесе шактый тузган, 35 ел бернинди ремонт күрмәгән йортлар иде. Канализация, су китү, кайнар һәм салкын су, җылылык системалары алыштырылды, стеналар җылытылып, заманча материал белән тышланды, түбәсе яңадан ябылды. Кыскасы, йортлар яңарды, танымаслык булып үзгәрде. Ремонт эшләрен “Татспецстрой” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте башкарды. Йортта ремонт барганда, хуҗаларның күбесе фатирларын да евростандартларга туры китереп ремонтлаган. Әлеге йортларда 68 фатирда 156 кеше яши. Биредә яшәүчеләрнең барысы да диярлек авылга терәлеп торган ”Ромашкино” шифахансәсендә эшли. Йортларны тапшыру тантанасы әлеге йортлар биләмәсендә “Ишегалды бәйрәме” буларак узды. Бу көнне бохарайлылар сөенечен уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов килде. Разиф Кәримов әлеге йортта яшәүчеләрнең сөенечен уртаклашып, ясалган ремонтның кадерен белергә чакырды. Авыл халкына мәдәният идарәсе матур бәйрәм кичәсе бүләк итте. Җирлек башлыгы бәйрәмдә авылның озынгомерлеләрен, күп балалы аналарны, яшь гаиләләрне, юбилярларны, беренче сыйныфка укырга баручыларны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды. “Энергетик” Мәдәният сарае, Яңа Спас авылы үзешчәннәре, “Мирас” хореографик вокаль ансамбле һ.блар чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Рәзимә Кашапова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International