Зәй районында зур күләмле ифтар узды

2016 елның 28 июне, сишәмбе

27 июнь көнне политехник көллият бинасында район күләм ифтар ашы уздырылды. Ул район башлыгы Разиф Кәримов башлангычы белән барлык район мөселманнары катнашында узды. Ифтарда шулай ук Татарстан республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хайруллин җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Разиф Кәримов барлык мөселманнарны рамазан ае белән котлады һәм тоткан уразаларның кеше күңеленә тынычлык һәм сәләмәтлек алып килүен теләде, районда булган үзгәрешләр турында сөйләде. Рөстәм хәзрәт Хайруллин вәгазь укыды, шулай ук барлык мөселман кардәшләрне мөфти хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлады. Вәгазь сөйләү Икмәк кабул итү мәчете имамы Фатих хәзрәт Нуруллин һәм Түбән мәхәллә имамы Гамил хәзрәт Сәгыйров чыгышы белән тәмамланды. Ифтар 200 дән артык мөселманны бергә очраштырды һәм тәмле ризыклардан авыз иттерде. Район имам -хатибы Сәгыйть хәзрәт Камалов барлык мөселманнар исеменнән район башлыгы Разиф Кәримовка һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ильнар Хафизовка зур рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә район уңышларына зур өлеш кертәчәкләрен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International