Зәйдә мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышлары дәвам итә. Агымдагы елда шундый утырышларның бишенчесе бүген Түбән Биш мәдәният йортында узды. Кунакларга мәдәният йорты фойесында элекке йола-гадәт – кап сугу, май базары күренешләре күрсәтелде.
24 сентябрьдә Зәйдә Бөтенроссия йөгерү көне үткәрелә. Әлеге акция сәгать 11 дә татар гимназиясе яныннан старт ала һәм “Энергия” стадионында тәмамлана.
19 сентябрьдә “Игелекле атнада- игелекле эшләр эстафетасы” кыссаларында “Шатлык” социаль – реабелитация үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән бергә “Мәрхәмәтле көн” күнегүләре үткәрделәр.
21 -25 сентябрь көннәрендә Кырым Республикасында Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале оештырыла. Фестивальдә Әстерхан, Самара, Свердлау, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Волгоград, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән; Пермь крае, шулай ук Башкортостаннан, Мордовиядән, Марий Эльдан, Удмуртиядән, Чувашстаннан, Татарстаннан фольклор коллективлар чыгыш ясаячак
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 2016 елның сентябрендә "8(843)293-24-68 Ышаныч телефоны" - мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче, аерылышырга карар кылган гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтүче махсуслаштырылган хезмәт эшли башлады
19 сентябрь көнне хезмәт ветераны, Зәй шәһәрендә яшәп гомер итүче Ефросиния Александровна Стоговага 100 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм автоклуб хезмәткәрләре килде.
15-16 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә кросс буенча Татарстан беренчелеге булып үтте. Анда “Барс” Яшьләр спорт мәктәбеннән Шәрәфиева Алия һәм Ибашаева Алиса 1нче һәм 4 урыннарны алдылар.
Зәй районы агрофирмалары чөгендер алуны югары темплар белән алып бара. Бүгенгесе көнгә район буенча 4900 гектар чөгендер алынган. Бу барлык мәйданның 41 процентын тәшкил итә. 152880 тонна чөгендер җыелган. Уңыш гектарыннан 312 центнер тәшкил итә.
Мирный бистәсендә парк һәм сверлар көнен зур бәйрәм программасы белән каршы алдылар. Бәйрәм төрле оешмаларның зәңгәр чыршы утыртуы белән башланып китте. Чыршыны урман хуҗалыгы бирде.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре барлык мәктәпләрдә булып бердәм мәдәният дәресе үткәрделәр. Бу чара укучыларның көндәлегендә булырга тиешле, чөнки ул башка дәресләр белән бергә мөһим чара булып тора.