Юбилярны котлау

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

19 сентябрь көнне хезмәт ветераны, Зәй шәһәрендә яшәп гомер итүче Ефросиния Александровна Стоговага 100 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм автоклуб хезмәткәрләре килде. Алар Ефросиния Александровнаны олуг тормыш бәйрәме белән кайнар котладылар, Росссия Президенты котлауын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ә автоклуб хезмәткәрләре үзләренең яраткан җырларын һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International