ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе
Күренекле якташыбыз, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гурий Тавлинның исемен мәңгеләштерү буенча тагын бер гамәл кылынды, аның туган авылы Урта Баграж мәдәният йортына мемориаль такта куелды. Моңа әзерлек эшләре күптәннән барды. Якташыбыз исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен Зәй керәшен җәмгыяте күтәреп чыкты. Район җитәкчелеге бу игелекле эшне хуплады. Шулай да әлеге гамәлдә төп роль хезмәт ветераны, районыбызның актив җәмәгать эшлеклесе Семен Гудошниковка туры килә. Истәлек тактасының проектын эшләүче дә ул.
Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов шәһәр тормышы белән тагында якыннан танышу максатыннан, шәһәребезнең Октябрь урамы, 7 Төзүчеләр урамы,12,Нефтяниклар урамы,30, 32,Тавлин урамы,32, Заречная урамы,20, Җиңү Проспекты 1/05,1/10 урамнарында булды. Җитәкчеләргә Нефтяниклар урамындагы чүп җыю графигын үзгәртү, шәһәрнең барлык балалар бакчалары мәйданчыкларындагы куркынычсызлыкны даими тәэмин итү,

27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

26 һәм 27 декабрь көнне 7 нче мәктәп базасында район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында уку отличниклары, олимпиада, конкурслар һәм ярышларда җиңүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Р.Г.Кәримов чарада катнашучыларны район үсешенең перспектив планнары белән таныштырды. “Зәй муниципаль районының сәләтле балалары” муниципаль программасы кысаларында үтүче бу чарада балаларга  “Безнең өмет” Зәй муниципаль районы башлыгы Гранты тапшырылды.

Һәр сишәмбе көнне район башлыгы Р.Г.Кәримов район бүлекчәләрендә була. Бу атнада чарада «АГРОСИЛА ГРУПП» ЯАҖ генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары А. В. Ибатуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов,бүлекчә җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе
Бүген "Корстон" да «Ел җитәкчесе-2016» Республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы үтә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнаша. Конкурска нәтиҗә ясау тантаналы чарасына муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримовта чакырылды.
26 декабрьдә «Шатлык» Зәй халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңел ачу чарасы оештырылды. Балалар өчен яңа ел могҗизасын ике ведомство белгечләре – социаль яклау идарәсе һәм яшьләр белән эшләү идарәсе хезмәткәрләре оештырды. Кыш бабай, Кар кызы һәм Әтәч балаларга мавыктыргыч әкият бүләк иттеләр. Дәүләт Советы депутаты Ф.Ф.Комаров исеменнән әзерләнгән, җылы оекбашлар салынган яңа ел бүләге 196 балага тапшырылды. Бәйрәмнән балалар күтәренке кәеф белән таралышты.
Опека һәм попечительлек бүлеге тәкъдиме белән,"Бердәм Россия" партиясе һәм яшьләр эшләре буенча идарә хезмәткәрләре , тәрбиягә бала алган гаиләләр клубының актив членнары белән берлектә, чит гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен, яңа ел бәйрәме оештырдылар. Кыш бабай белән Кар кызы балалар яши торган йортларга килеп,аларны якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм берсеннән- берсе матур уенчыклар һәм татлы ризыклар бүләк иттеләр.
Бүген Зәй районының Яңа Спасс авылы янында Урманлы Зәй елгасы аша үтә торган яңа күпер файдалануга тапшырылды. Җирле халык өчен бу күптән көтелгән вакыйга. Бу күпер ике яклы хәрәкәтне тәэмин итә торган 6,5 метр киңлектә, 21 метр озынлыкта төзелде. Күпер «Авыл күперләре» республика программасы нигезендә ясалды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Р.Г.Кәримов, "Главтатдортранс"оешмасы директорының беренче урынбасары-техник директор Р.Г.Фоварисов катнашты.
Ел дәвамында хакимияттә иллегә якын аппарат киңәшмәсе узды. Соңгы киңәшмә Россия оборона Министрлыгының ТУ 154 самолеты белән һәлакәткә туры килгәннәрне бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Киңәшмәдә хокук тәртибе өлкәсендә булган җитди мәсьәләләр, янгын куркынычсызлыгы, сәламәтлек саклау, районның авыл хуҗалыгы торышы, үткәреләчәк мәдәни-массакүләм чараларының алдагы ике атнага планнары каралды, районның спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары турында мәгълүмат тыңланды. Киңәшмәгә нәтиҗәне район башлыгы Р.Г.Кәримов ясады.

22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Анда район имам-хатибы Фатыйх хәзрәт Нуруллин, дин әһелләре, хакимият органнары вәкилләре катнашты. Чара Коръән аятьләре, догалар уку белән ачылды. Бәйрәмгә чакырылган мөселманнарны район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән ветераннар советы рәисе М.С.Хүҗин котлады. Озак еллар хакимият органнарында эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераныбыз Г.М.Мухамов кунакларны ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады. Очрашу дустанә мөнәсәбәттә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International