Зәй кызы- "Россиянең атказанган спорт мастеры"

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә "Ел спортчысы-2016" исеменә лаек булучыларны бүләкләү тантанасы булды. Өченче ел рәттән, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы иң яхшы спортчы һәм тренерларны шулай ук Татарстан Республикасының иң яхшы массакүләм мәгүлүмат чаралары хезмәткәрләре өчен тантаналы чара үткәрә. Быел Зәйдән яшьләр спорт мәктәбе инструктор-спортсмены Регина Сәләхова “Россиянең атказанган спорт мас теры» исеменә лаек булды. Зәй муниципаль районы "Авыл җирлегендә иң яхшы спорт бәйрәмен әзерләү һәм үткәрүче” номинациясендә җиңүче дип табылды. Тантаналы чарада спорт ярышларында актив катнашучы район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International