8 нче февральдә «Шатлык» халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2016 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Киңәшмәдә район башлыгы Р.Г.Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.В.Чапков катнашты.Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнле Киңәшмәдә, 2016 елда районында эшсезлекнең күпкә кимүе ягъни, эшкә урнаштыруның югары процентка күтәрелүе хакында билгеләп үтелде.генең 2016 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга эш планнары хакында оешма директоры Е.В.Андреева сөйләде. Район социаль яклау бүлегенең эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга эш планнары хакында бүлек башлыгы Э.Г.Хүҗина чыгыш ясады.
Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашуында Чыбыклы авылы җирлегендә чираттагы халык җыены үтте. Җыенда авыл җирлеге башлыгы, агрофирма җитәкчесе, прокуратура вәкиле һәм участок полицияләренең чыгышы тыңланды. Очрашу ахырында җирлектә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга турыдан- туры җавап ишеттеләр.Соңыннан халык җыеннары Якты Күл һәм Поручик авылы җирлекләрендә дәвам итте.