Бүген Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда Муса Җәлил истәлегенә милли көрәш турниры ачылды. Тантаналы чараны район башлыгы Р.Г.Кәримов ачты. Сәхнә түрендә - район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы Миңназыйм Сәфәров, көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, ярышларның баш хөкемдары Рәкыйп Фәйзуллиннар бар иде. Күмәк җыр, Җәлил иҗаты буенча күренешләр, хореографик композицияләр, якташыбыз Айдар Сөләймановларның чыгышы күпләрне сокландырды. Чара барышында 2016 елның иң яхшы көрәшчеләре, тренерлары, журналистлары котлау кабул итте. Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов, тренер И.Н.Гадершин Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең Рәхмәт хатына лаек булдылар. Районда көрәш темасын иң актив яктыртучыларның берсе “Зәй офыклары” газетасы журналисты Рәзимә Кашапова иде.