ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе
07 февраль көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Әти - әни бәләкәчләргә Германн һәм Рудольф дигән исемнәр бирделәр.
Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә ведомствоара террорга каршы көрәш комиссиясенең беренче утырышы үтте. Халыкара террорчылык оешмалары членнарының террорга каршы тору эшчәнлеге һәм халык күпләп җыела торган урыннарда алдан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү хакында Россия эчке эшләр министрлыгының Зәй районы полиция бүлеге башлыгы урынбасары Д.М.Рябов чыгыш ясады. Шулай ук, «Ромашкина» санатория-профилакториясе, «Никлипс» һәм «Татнефть-Актив»ҖЧҖ, «Орион» сәүдә йорты вәкилләре һәм башкаларның чыгышы тыңланды. Террорчылыкка караган мәсьәләләр буенча Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча федераль иминлек хезмәте бүлеге башлыгы Р.Р.Гарифуллин сөйләде.
6 нчы февральдә физкультура сәламәтләндерү үзәгендә, Зәй муниципаль районы пенсионерлары арасында, Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган шахмат һәм шашка буенча беренчелеккә 1 нче турнир этапы үтте. Чарада пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Л.З.Камалюкова, ветераннар союзы рәисе М.С.Хүҗин, пенсионерлар Союзы җирле бүлеге рәисе Мария Боровинскихлар катнашты. Ярышларда җиңүчеләргә грамота һәм медальләр тапшырылды.

7
февраль, 2017 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында «Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләргә үзгәрешләр кертү”гә багышланган брифинг үткәрде. Бу хакта видеоконференциядә Казанның торак-коммуналь хуҗалыгы башкарма комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. Бу эш буенча дөрес мәгълүмат бирү тулысынча идарәче компанияләр һәм шәхси милекчеләрнең өстенә йөкләнә,-дип ассызыклады, Татарстан Республикасының төзелеш министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.
Бүген хакимияттә шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина катнашуында территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләренең җыелышы булды. Очрашуда җитәкчеләр 2017 елның гыйнвар аенда эшләнгән эшләргә кыскача йомгак ясадылар һәм февраль аена эш планнарын барладылар. Килеп туган проблемалар һәм аларны чишү юллары хакында үзара фикер алыштылар. Киңәшмәгә йомгакны Е.В.Недошивина ясады.

6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе
4-5 февральдә Чаллы шәһәрендә “Чаллы”балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тимер аякта шуу беренчелегенә ярышлар үтте. “Яшьлек” балалар спорт мәктәбе буенча, 1 нче яшүсмерләр разрядында 2 нче урынны Рәхимҗанова Әзәлия , 3 нче яшүсмерләр разрядында 1 урынны Хөснетдинова Дина (45 катнашучы арасында),яшь фигурачылар арасында 1 урынны Волкова Дарина (30 катнашучы арасында),2 нче урынны Исправникова Анастасия (30 катнашучы арасында)алды.
Шушы көннәрдә Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән сугыш һәм хезмәт ветераннары котлау алды. Юбилярлар арасында Захарова Валентина Афанасьевна, Колесникова Таисия Николаевна, Костылева Евдокия Ивановналар бар иде. Котлауларда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина, аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова, ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин катнашты.Юбилярлар исеменә җылы котлау сүзләре һәм матур җырлар яңгырады.
Республиканың Яр Чаллыда шәһәрендә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көне уңаеннан кул көрәше буенча ярышлар узды. Анда Зәйнең "Застава” клубында шөгыльләнүчеләр дә көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча үз авырлыкларында Раил Сәхабетдинов белән Максим Фикс чемпион калды. Данил Арифуллин, Марат Янгиров, Владимир Мельников-II, Андрей Пляшев III урын алды.

3
февраль, 2017 ел
җомга
Бүген Зәйгә Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутаты Ю.П.Синельщиков килде. Ул район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев белән берлектә, прокуратура һәм суд органнарында эшләүче хезмәткәрләр белән очрашты. Депутат политехник көллият студентлары янында булып, коррупция өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертү турында әңгәмә корды. Студентлар үз чиратында депутатка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
2 февральдә шәһәребезнең 7 нче урта мәктәбендә 35 бистәдә яшәүчеләрнең халык җыены үтте. Җыенны район башлыгы Р.Г.Кәримов ачты. Р.Г.Кәримов районыбызның 2016 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары хакында җентекләп сөйләде. Җыенда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, шәһәр прокуроры Р.Р.Кәримов, полиция хезмәткәре Н.А.Меджидовлар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International