Зәйдә татар- башкорт милли көрәше турниры үтәчәк.

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе
Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган татар-башкорт милли көрәше турниры быел да Зәйдә узачак.10-11 февральдә “Яшьлек” боз сарае республика һәм Россия төбәкләреннән көрәшчеләр кабул итәчәк. Шәһәребез ике көнгә спорт үзәгенә әйләнәчәк. Дәрәҗәле турнирның быел да бездә үтүе – район өчен зур мәртәбә. Ярышта катнашу өчен 400дән артык көрәш батыры килер дип көтелә. Билгеле булганча, узган елгы турнирдан көрәшчеләр, кунаклар, җанатарлар, тамашачылар бездән яхшы фикердә китеп, аны әле дә җылы итеп искә ала. Районның республикада “Авыл җирендә иң яхшы спорт чаралары әзерләү һәм уздыру” номинациясендә җиңү яулавы да очраклы түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International