15 февраль көнне Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылганга , быел 28 ел булды. Бу көнне Әфганчылар, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән зәйлеләр, аларның якыннары, балалары, шәһәр мәктәпләре укучылары традицион төстә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына җыелды. Чараны тантаналы төстә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев ачты. Һәйкәл каршына чәчәкләр салып, кайнар нокталарда ятып калган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алдылар . Район башлыгы урынбасары үзенең чыгышында, Чечня һәм башка кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгәннәр турында искә алып, аларның хәрби бурычларына тугры булулары хакында без буыннан- буынга җиткерергә бурычлыбыз,дип билгеләп үтте.
Бүген Зәй районы үзәк хастаханәсендә 2016 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды. Киңәшмәдә район башлыгы Р.Г.Кәримов,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры И.Ю.Әминов, район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район башкарма комитеты башлыгының торак- коммуналь хезмәтләре буенча урынбасары Н.А.Нифатов,шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, медицина Советы әгъзалары, бүлек мөдирләре , кече медицина һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән район башлыгы Р.Г.Кәримов таныштырды.
13 нче февральдә Зәй районы хезмәтне саклау Координационон Советы әгъзалары «Восток»агрофирмасының «Үрнәк» машина-трактор паркында күчмә киңәшмә үткәрделәр. 2016 елда «Үрнәк» бүлекчәсендә өлешчә ремонт үткәрелгән. Түбә алыштырылган, җылытылган ишек һәм тәрәзәләр куелган. Машина-трактор паркында хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләре дә дөрес куелган. Хезмәтне саклау бүлмәсендә инструктаж урнаштырылган. Зәй районы агрофирмаларында эшләүчеләр авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүне тиз арада тәмамлауны үз алларына төп бурыч итеп куйганнар.Бүгенге көндә, бүлекчәдә техника төзекләндерү эшләре белән беррәттән, ашлама кайтару эшенә дә ныклы игътибар бирелә.