Үзәк хастаханәдә киңәйтелгән киңәшмә узды

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Бүген Зәй районы үзәк хастаханәсендә 2016 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды. Киңәшмәдә район башлыгы Р.Г.Кәримов,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры И.Ю.Әминов, район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район башкарма комитеты башлыгының торак- коммуналь хезмәтләре буенча урынбасары Н.А.Нифатов,шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, медицина Советы әгъзалары, бүлек мөдирләре , кече медицина һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән район башлыгы Р.Г.Кәримов таныштырды. Үзәк хастаханәдә ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, алдагы елга куелган планнар хакында район үзәк хастаханәсе баш табибы Р.Р.Әмиров сөйләде. Киңәшмәдә аеруча зур тырышлык куеп эшләгән медицина хезмәткәрләре бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International