Хакимияттә йортлардагы җаваплы өлкәннәр белән очрашу узды

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе
Кичә хакимиятнең зур залында йортлардагы җаваплы өлкәннәр белән очрашу булды. Киңәшмәне район башлыгы Р.Г.Кәримов ачты. Чарада «Бердәм хисап үзәге» директоры Г.Н.Камышова, «Искра» ҖЧҖ директоры И.С.Кравцов, «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте башлыгы Г.М.Будрин, Зәй газ идарәсе башлыгы А.А.Йосыфов һәм торак – коммуналь хуҗалыгы үзәге муниципаль учреждениясе вәкиле Х.В.Хүҗиннарның чыгышы тыңланды. Көн тәртибенә җылылык, су хезмәтләре өчен түләүләр, күпкатлы йортлардагы җилләтү каналларының эшен даими контрольдә тоту, йортларга видеокамералар урнаштыру мәсьәләсе, газ плитәләренең төзеклеген даими тикшереп тору һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча эшләү турындагы мөһим мәсьәләләр каралды һәм күп сорауларга төгәл җавап алынды. Очрашуга йомгакны район башлыгы Р.Г.Кәримов ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International