Зәй муниципаль районында 50 нче бала тууы теркәлде
2017 елның 14 феврале, сишәмбе
Зәй муниципаль районында 50 нче бала тууы теркәлде. Ул 2017 нче елның 09 февралендә Зәй шәһәрендә туган Петрова Александра Сергей кызы. Александра әтисе Сергей Петр улының һәм әнисе Екатерина Анатолий кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гыйзатуллина танталы рәвештә Александраның әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.