ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе
22 февральдә хакимият бинасының кече залында “Мәгариф” өстенлекле милли проектын тормышка ашыру буенча муниципаль Совет утырышы узды. Утырышны муниципаль Совет рәисе, район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев ачты. Анда Зәй муниципаль районы Грантына дәгъва кылучы 7 нче төп гомүми белем бирү мәктәбе, Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, Сарсаз-Баграж, Бигеш авылы мәктәпләре педагоглары һәм “Миләшкәй”, “Күкчәчәк” , “Салават күпере”, “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячеләренең чыгышы тыңланды.
21 февральдә район башлыгы Р.Г.Кәримов,аның урынбасары В.Г.Акатьев, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләр һәм белгечләр катнашында Кадер,Түбән Биш һәм Дурт- Мунча авылы җирлекләрендә авыл җыеннары узды. Җыенда авыл җирлекләренең 2017 елдагы социаль- икътисади үсеш нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм 2018 елга бурычлар билгеләнде. Авыл җирлеге тормышында нәтиҗәле эшләүчеләргә җирлек башлыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мондый очрашулар авыл халкын борчыган барлык төр сорауларга турыдан- туры җавап алу мөмкинлеге бирә.
21 февральдә Зәй шәһәренең 1 мәктәбендә чираттагы «Гаилә дәресе» узды. Аны гражданлык торышы актларын теркәү бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрде.
Кичә Якутиядә уздырылган «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр бәйгесенең нәтиҗәсе билгеле булды. Конкурсның финалында Россиянең 11 төбәгеннән сайлап алынган талантлы башкаручылар арасында Татарстан данын яклаган Зәй егете Айдар Сөләйманов Гран-прига ия булды. Айдар Сөләйманов мәртәбәле бәйгедә татар халкы җырларын һәм композиторларыбыз әсәрләрен – “Илче Бага”, “Рәйхан”, Ренат Харис белән Резеда Әхиярованың “Зәңгәр томан”, Ренат Харис белән Эльмир Низамовның “Атлар чаба” җырларын югары осталыкта башкарып уңышка иреште.
Бүген башкалабыз Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан илебез азатлыгы өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә веноклар салу булды. Әлеге чарада республикабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан делегацияләр катнашты.

21 февральдә «Энергетик» мәдәният йорты конференц-залында Зәй районы белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында “Белем бирүнең сыйфатын күтәрү – белем бирү учрежденияләренең төп бурычы. Анализ һәм үсеш перспективалары» дигән темаларга методик семинар узды. Семинарда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапков, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе С. А. Кузнецов, мәгариф идарәсе методистлары, авыл җирлекләре башлыклары, төп гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Семинар-киңәшмәдә 7 нче төп гомүми белем бирү мәктәбе директоры И. А. Биканов, Бухарай төп гомуми белем бирү мәктәбе директорв Л.В. Миңнегулова, Александр Бистәсе төп гомүми белем бирү мәктәбе директоры. 3. Р. Фаршатовлар чыгыш ясады. Методик семинарга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапков нәтиҗә ясады.


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе
21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан 7нче мәктәптә "Иң матур тел - туган тел" дип аталган әдәби- музыкаль кичә узды. Аны район башкарма комитетының мәдәният һәм мәгариф идарәләре, татар теле укытучылары оештырды.
Бүген "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә яшүсмерләр арасында чаңгы буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары ачыла.
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- ана теле.

20
февраль, 2018 ел
сишәмбе
19 февраль көнне "Энергетик" мәдәният сараеның концерт төркеме Тукай районы Иске Ерыклы авылына концерт белән барды. Бу ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәниятләр багланышы” дип исемләнгән проекты кысаларында үткәрелгән чара. Иске Ерыклы үзешчәннәре җавап концерты белән 22 февраль көнне Поповка авылы мәдәният йортына киләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International