Зәйдә керәшен җәмгыятенең чираттагы утырышы үтте. Анда Зәй районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев катнашты. Көн тәртибендә җәмгыятьнең агымдагы елга билгеләнгән чаралар планы үтәлеше, якын көннәрдә хәл итәргә тиешле мәсьәләләр тикшерелде. Очрашу вакытында шәһәрдә керәшен чиркәве төзелешен башлау турында да сөйләшү булды. Төзелеш урынына әлегә вагончыклар кую бара. Чиркәү төзелеше өчен хисап счеты ачылган. Тиздән ул халыкка җиткереләчәк.
7 нче апрельдә район мәдәният йортында яшьләр иҗади фестиваленең финал этабы узды. Фестиваль сәламәт тормыш алып бару, җәмгыятьтә күңелсез күренешләрне булдырмау, яшьләрнең иҗади активлыгын арттыру максатында оештырыла. Фестивальдә 7 команда Бигеш, Югары Баграж, Яңа Спас, Якты Күл,Сәвәләй,Сармашбаш һәм район мәдәният йортлары катнашты.